slide
slide

ЕЛНЫҢ   ТӨП   МУЗЫКАЛЬ   ВАКЫЙГАСЫ!

slide

ИҢ   ЯХШЫ   ҖЫРЛАР   ҺӘМ   ИҢ   ЯХШЫ   ҖЫРЧЫЛАР!

ТАВЫШ БИРҮ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Быел 15 елның популяр хитларын тамашачы атна дәвамында тавыш бирү юлы белән сайлады.
Тавыш бирү 18нче августа башланды. XV Халыкара эстрада фестивале “Татар Җыры”нда катнашырга дәгъва кылучы унар җыр 15 атна дәвамында тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Атна саен иң күп тавыш җыйган ике җыр сайлап алынды. 30 номинант билгеле булды. Фестивальнең оештыру комитеты алар арасыннан 15 җырны сайлап алачак. Нәкъ менә алар 20 декабрь кичендә XV Халыкара эстрада фестивале “Татар Җыры”нда яңгыраячак.
Җиңүчеләрне сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез.

ФЕСТИВАЛЬ ТУРЫНДА



“Татар җыры” халык-ара телевизион эстрада Фестивале, татар эстрадасы өлкәсендә “Алтын барс” халык премияләрен тапшыру церемониясе. 1999нчы елдан бирле Казанда уздырыла. 2003нче елдан бирле Халык-ара статусын йөртә.

Фестивальнең төп символы – “Алтын барс” сыны.

“Татар җыры 2014” фестивале 2014нче елның 20нче декабрендә “Пирамида” үзәгендә үтәчәк. Тамашачылар узып киткән 15 елның, тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланган, иң популяр 15 хитын тамаша кылачак.

Юбилей Фестиваленә Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә.

“Татар җыры 2014” халык-ара телевизион эстрада фестиваленең оештыручылары: “Барс Медиа” инновацион эшлекле үзәге, “Татар РАДИОСЫ” радиостанцияләр челтәре, “TMTV” татар музыкаль телеканалы.

ФЕСТИВАЛЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

15ел

300лауреат

350бүләк

15кг. алтын

Иганәчеләр фикере

Милләтебезне, мәдәниятебезне кайгыртучы милли җанлы хөрмәтле иганәчеләребез хакында. “Татар Җыры” Халыкара эстрада фестиваленә аларның ярдәме искиткеч зур.

ФЕСТИВАЛЬНЕҢ   ПАРТНЕРЛАРЫ

ГЕНЕРАЛЬ МӘГЪЛҮМӘТИ ПАРТНЕР            ГЕНЕРАЛЬ ИНТЕРНЕТ ПАРТНЕР

МӘГЪЛҮМӘТИ   ПАРТНЕРЛАРЫ

ОЕШТЫРУЧЫЛАР

КОНТАКТЛАР

ҖЧҖ «Барс Медиа» инновацион эшлекле үзәге.

Адрес

420094, 420094, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ,
КАЗАН, ГОЛУБЯТНИКОВ УРАМЫ, .20А ЙОРТ

Телефон

+7(843)527-90-00

Кабул итү вакыты

Дүшәмбе - җомга:
9:00 - 18:00

Реклама агентлыгы
Тел: (843) 527-90-27

reclama@barsmedia.ru